Татар халык җырлары текстлары





АГЫЙДЕЛ КАТЫ АГА

Агыйделдә йөзсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.
Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.
Аклы күлмәк җиңе тар,
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтын –
Сөям дигән сүзе бар.
Агыйдел күпере,
Чуен мәллә, чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.
Агыйделдән көймә килә
Кылдан нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтерең калды
Уйнап әйткән сүз белән?!
Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.


АГЫМСУ

Агымсуның буйларында
Матур кырлар, урманнар.
Шул кырларда тырышып эшли
Безнең дуслар, туганнар.
Акчарлаклар шаулап оча
Агымсу буйларыннан.
Иртән истә, төнлә төштә, –
Чыкмыйсыз уйларымнан.
Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар гел шулай.
Аккан сулар кире кайтмый, –
Яшь гомерләр дә шулай.

АЙ, БЫЛБЫЛЫМ

Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы.
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата.
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.
Ай былбылым, вай былбылым,
Кунып сайрый талларга.
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.

АЙ, ЙОЛДЫЗЫМ

Әй дускаем, буең зифа,
Тал кебек бөгеләсең,
Таллар кебек бөгеләсең,
Кем өчен өзеләсең?
Кушымта:
Ай, йолдызым, йолдызым,
Йолдызым, рушаным,
Син йөргән гөл бакчасына
Керергә тырышамын.
Үзләренең коесы бар, –
Безгә кереп су ала,
Чиләген тутырып ала да,
Көлә-көлә югала.
Су буенда кыяк үлән –
Кыеп аласы иде.
Мәңге сагынмаслык итеп
Карап каласы иде.
Кушымта.
Гөл чәчәкләре коела
Былбыл кагынган саен.
Гөлчәчәкләргә охшатам
Сине сагынган саен.
Кушымта.


АЙ-ЛИ, ГӨЛКӘЕМ

Алып бирсәм ак калфак ла,
Саклап киярсең микән?
Алып чыксам сәхрәләргә
Серең сөйләрсең микән?
Кушымта:
Ай-ли, гөлкәем,
Күбәләк кенәем;
Сине уйлап, бәгырькәем
Өзелә үзәккәем.
Ай-ли, гөлкәем,
Күбәләк кенәем;
Кара карлыгачкаем ла,
Сары сандугачкаем.
Алтын булып агаем ла,
Көмеш булып тамаем;
Синең кебек асыл ярны
Кайдан эзләп табаем?
Кушымта.

АЙ, ҖАНЫЙ, ВАЙ ҖАНЫЙ

Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Әй, сезгә нинди җыр кирәк?
Ай җаный, вай җаный,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең өчен җыр җырларга
Сандугач теле кирәк.
Уфа – Казан юлларының
Баганалары чыршы,
Эх, баганалары чыршы,
Башыгызга моңнар төшсә,
Сез дә булырсыз җырчы.
Безнең юллар куе үлән,
Карап үтәргә кирәк,
Әй, карап үтәргә кирәк.
Җыр белмәгән, җыр сөймәгән
Безнең татарда сирәк.
Ай май үтә, май үтә,
Май үтә дә җәй җитә.
Эх, май үтә дә җәй җитә.
Май үткәнгә кайгырмагыз,
Безнең яшь гомер үтә.
Ай җаный, вай җаный,
Безнең яшь гомер үтә

АЙ, ҖАНЫЙ, СУЛАРДА

Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә суларга; (2 кат)
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаный, суларда ла
Су чәчрәтеп уйнарга.
Бакчаларга керәсең,
Гөлләргә үреләсең;
Бер гөлгә, бер сиңа карыйм, –
Син матур күренәсең.
Ай, җаный, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.
Атлар җиктем мин чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз;
Күрер күзгә зур да түгел,
Чибәрлеккә чамасыз.
Ай, җаный, күз нурым,
Чибәрлеккә чамасыз.
Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген;
Бик еракларга китәмен, –
Төсең итеп йөртермен.
Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген.

АЙ-ҺАЙ, ГӨЛКӘЕМ

Җирән атым, ай, ялларын
Алтын тарак белән лә
Тарыймын шул,
Ай-һай, гөлкәем.
Сез дусларым килә дигәч,
Кайда калку – шуннан ла
Карыймын шул,
Ай-һай, гөлкәем.
Алмагачның алмаларын
Былбыл кошлар кунып ла
Ашасын шул,
Ай-һай, гөлкәем.
Уйнап җибәр, тартып җибәр –
Былбыл кошлар сайравына
Охшасын шул,
Ай-һай, гөлкәем.

АЛМАГАЧЛАРЫ

Алма бөреле, алма бөреле,
Алма чәчәге төрле;
Башкаларга күз дә салмыйм
Сине күргәннән бирле.
Кушымта:
Ай, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары;
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый...
Сагындыра башлады...
Башларымның төрле уйлар
Уйлый торган чаклары...
Алма бакчасына керсәм –
Бадыян түтәлләре;
Ал булса да, гөл булса да
Кирәкми бүтәннәре.
Кушымта.
Алмагачның алмаларын
Ал булмый ашамыйлар;
Яратмагач башламыйлар,
Башлагач ташламыйлар.
Кушымта.
Алмагачның агачыннан
Кашык юндым мин сиңа;
Уналтыда-унҗидедә
Гашыйк булдым мин сиңа.
Кушымта.

АЛМАТАНЫҢ АЛМАСЫ

Алматаның алмасы
Тәмле хуш исләр сибә.
Сине генә сөям, сине генә көтәм,
Сине генә күрәсем килә.
Алматаның кар суы
Биек таулардан килә.
Сине генә көтәм, сине генә сагынам,
Сине генә күрәсем килә.
Алматаның кар суы...
Минем йөрәк ярсуы.
Сине генә көтәм, сине генә сөям,
Сине генә килә күрәсем.
Алматаның таулары...
Өзелә каеш баулары.
Сине генә көтәм, сине генә сагынам,
Сине генә килә күрәсем.

АРЧА

Арча якларына карыйм,
Дустым Арча ягында ла,
Дустым Арча ягында.
Арча ягы бигрәк ямьле,
Кош сайраган чагында.
Арчаларга барсаң, бәгырем,
Ал гөлләрне өзәрсең лә,
Ал гөлләрне өзәрсең.
Үзәгемне бик өзәсең,
Үзең ничек түзәсең?
Китәм, бәгырем, китәм, бәгырем,
Каласың Арчаларда ла,
Каласың Арчаларда.
Онытырлык ярым түгел,
Утларга салсалар да.


БАЛАМИШКИН

Эх, дусларым, дусларым ла,
Дусларым, дус-ишләрем! {2 тапкыр}
Сез дуслардан аерылгач,
Ялгыз башым нишләрем? {2 тапкыр}
Алмагачы чәчәк ата
Майның унбишләрендә {2 тапкыр}
Алмагач чәчәге кебек
Минем дус-ишләрем дә.{2 тапкыр}
Алмагачы чәчәк ата
Майның унбишләрендә {2 тапкыр}
Былбыл булып гөлгә кунып
Керәсең төшләремә {2 тапкыр}
Уйна, дустым, гармуныңны
Без җырлаган көйләргә {2 тапкыр}
Сез уйнаган, без җырлаган
Калсын сагынып сөйләргә! {2 тапкыр}
Агыйделне киң диләр лә,
Аны диңгез димиләр. {2 тапкыр}
Сөйгәнең кала димиләр, –
Сөймәгәнне димлиләр! {2 тапкыр}
Ах, дусларым, сезнең белән
Күтәренке күңелләр. {2 тапкыр}
Күтәренке күңел белән
Үтсен безнең гомерләр. {2 тапкыр}

БИК ЕРАКТА ИДЕК БЕЗ

Ай, әле бик еракта идек без,
Җитмеш чакрым җирне килдек без.
Ак калфакның табылган чагы*.
Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.
Җитмеш чакрымны якын итеп без,
Бер күрешер өчен килдек без.
Ак калфакның табылган чагы.
Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.


БӘГЫРЕМ

Тал бөреле, тал бөреле,
Тал бөреле була ул;
Җан яраткан, күңел тарткан
Яр бер генә була ул.
Кушымта:
Бәгырем, диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына.
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына.
Аклы күлмәгем каралса,
Каралысын киярмен;
Яшерен янып, яшерен көеп,
Бәгырем, сине сөярмен.
Кушымта.
Агыйделгә суга барсам,
Күрәм суның кондызын;
Аһ, бәгырем, син бит минем
Чын мәхәббәт йолдызым.
Кушымта.
Сирень чәчәк аткан чакта
Яратам сирень исен;
Аһ, бәгырем, син белмисең,
Саргаям синең өчен.
Кушымта.


БӨРЛЕГӘН

Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бер генәм?
Кушымта:
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Сагындырдың, бер генәм.
Бүген төнлә төшләремдә
Сине күрдем, бер генәм.
Син тал имеш, ә мин, җаным,
Гүя кара бөрлегән.
Кушымта:
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Бик сагындым, бер генәм.
Бөрлегәндәй күзләреңне
Бик сагындым, бер генәм;
Сөям дигән сүзләреңне
Кабатлыйм мин җыр белән.
Кушымта:
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Син бит минем бер генәм.


ГАЛИЯБАНУ

Тәрәзәдән карыйсың ла,
Карап кемне таныйсың?
Карап күзең талдырганчы,
Галиябануым, сылуым, иркәм,
Ник чакырып алмыйсың?
Тәрәзәңне ачып куеп
Кемгә күлмәк кистең син?
Кара кашым, карлыгачым,
Галиябануым, сылуым, иркәм,
Кем бәхетенә үстең син?
Тәрәзә төбем каты бал,
Ашыйсың килсә ватып ал.
Сөюләрең чыннан булса,
Галиябануым, сылуым, иркәм,
Тәрәзәдән тартып ал.
Читән аша төшкән чакта
Бүрәнәгә абындым.
Минуты ай, сәгате ел,
Галиябануым, сылуым, иркәм,
Шул кадәрле сагындым.


ГАРМУНЧЫ БУЛСЫН ЯРЫҢ

Әй, дусларым, сезгә әйтәм, –
Гармунчы булсын ярың;
Гармунчының буыннары
Саен мәхәббәт аның.
Кушымта:
Суда, суда,
Суда йөзәләсеңме?
Мин сине күрми түзәлмим,
Ә син түзәләсеңме?
Гармунчылар гармун уйный,
Кулында балдагы бар,
Гармунчы дигән даны бар,
Сөеп туймас яры бар.
Кушымта.
Утырмагыз урындыкка
Гармунчылар утырсын.
Бөгелә-сыгыла гармун уйный, –
Ул ничек онытылсын?
Кушымта.
Гармунчының гармунына
Матур көйләр көйлибез.
Син алырлык, мин барырлык
Булсак кына йөрибез.
Кушымта.


ГӨЛЛӘР ҮСӘ

Сандугач сайрап су эчә
Кызыл гөл арасыннан;
Иртән торып хатлар көтәм
Син дустым тарафыннан.
Кушымта:
Аллар үсә, гөлләр үсә
Идел буе тугайда.
Сагынмас кешеләр булмас,
Сагынсаң да түз әйдә!
Алсу гөлем, алсу гөлем,
Алсу гөлләрем сиңа;
Алсу гөлем, саф күңелем
Бүләк итәм мин сиңа.
Кушымта.



ГӨЛҖАМАЛ

Шәмдәлләрдә генә утлар яна,
Гөлҗамал...
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр...
Энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...
Нинди генә егеткә барырбыз, дип,
Гөлҗамал...
Колактан-колакларга алар сөйлиләр...
Энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...
Исән генә йөреп кайтсыннар дип,
Гөлҗамал...
Егетләргә теләкләр телиләр.
Энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...


ДИМ-ДИМ

Җилфер-җилфер, дим-дим,
Йөргән чакта, дим-дим,
Җилләр ача куенымны.
Янып-көеп, дим-дим,
Йөргән чакта, дим-дим,
Дуслар ача күңелемне.
Җилфер-җилфер, дим-дим,
Итүе лә, дим-дим,
Җилнең алып китүе.
Күңелле дус, дим-дим,
Ишләр белән, дим-дим,
Бергә гомер итүе.
Җилфер-җилфер, дим-дим,
Ука чуклар, дим-дим,
Ник җилферди, җил дә юк?
Синең кебек, дим-дим,
Матур ярлар, дим-дим,
Авылда түгел, илдә юк.


ДИСӘНӘ

Батыр егет печән чаба...
Батыр егет печән чаба дисәнә...
Үтми аның чалгысы, дисәнә...
Үтәр иде чалгысы, дисәнә...
Анда кызлар кайгысы, дисәнә...
Аһ, миленки кызларның душасы...
Яучыларга кемнәрне кушасы...
Йөгерә-йөгерә җиләк җыя...
Йөгерә-йөгерә җиләк җыя, дисәнә...
Зәңгәр күлмәк кигәне, дисәнә...
Тулар инде чиләге, дисәнә...
Кемдә икән йөрәге, дисәнә...
Аһ, миленки кызларның душасы...
Яучыларга кемнәрне кушасы...
ЗӘЙНӘБЕМ

Бакчадагы гөлләремнең
Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем.
Кушымта:
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Рәхәт үтсен җәйләрең.
Кайчан да бер күрешербез,
Белмим көннәрен генә шул, Зәйнәбем.
Кушымта.
Һавадагы йолдызларны
Нигәдер санамадым шул, Зәйнәбем.
Кушымта.
Күз тияр дип йөзләреңә
Туйганчы карамадым шул, Зәйнәбем.
Кушымта.


ЗӘҢГӘР ШӘЛ

Кашкынаең кара, буең зифа,
Сазлыкларда гына үскән,
Абау бәгърем, тал кебек.
Кушымта:
Башың ялангач икән лә,
Бөркән зәңгәр шәлемне.
Чит илләрдә бик күп йөрдем
Белалмыйча хәлеңне.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Беребез лә анда, беребез лә монда,
Закладларга гына салган,
Абау бәгърем, мал кебек.
Кушымта.


ЗӨБӘРҖӘТ

Карчыга дай дигән ай, гаярь кош, –
Кош кундырмас, бәгърем, тирәккә.
Кушымта:
Биби лә, кем, Сәрби лә, кем, Зөбәрҗәт,
Бибигайшә һәм Гөлгайшә,
Өзелеп-өзелеп сөйләшә.
Гыйшык хәле, дустым, һай яман хәл, –
Май кундырмас, бәгърем, йөрәккә.
Кушымта.


ЗӨЛӘЙХА

Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә;
Айга менеп түбән карап
Сине күрәсем килә.
Таңнан торып сулар сиптем
Бакчадагы түтәлгә;
Күзем төшсә күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.
Озын кара чәчләреңне
Тасма кирәк үрергә;
Өзелеп сөйгән ярың килгән,
Чыкчы, зинһар күрергә.
Аклы--чуклы ал тасмаңны
Тагып җибәр тәңкәңә.
Шул егетне яратам, дип
Әйт, Зөләйха, әнкәңә.

ИДЕЛЛӘРЕ-КҮЛЛӘРЕ
Халык җыры
Иделләре, иделләре... (2 кат)
Иделләре, иделләре,
Иделләре-күлләре.
Син минеке, мин синеке
Димәдең бит элгәре.
Уфаларга мин гел барам... (2 кат)
Уфаларга мин гел барам,
Гел барам, гөлләр алам.
Таң йокысы татлы йокы, –
Шунда да уйлап алам.
Уфаларга баруларым... (2 кат)
Уфаларга баруларым
Гөлсирин өчен генә.
Януларым-?өюләрем
Гел синең өчен генә.
Иделләре, иделләре... (2 кат)
Иделләре, иделләре,
Иделләре-күлләре.
Син минеке, мин синеке
Димәдең бит элгәре.


И ДҮДӘМЕ, ДҮДӘМЕ
Халык уен җыры
Гармунчының исемнәре
Гармун каешларында.
Беребез кояш чыгышында,
Беребез баешларында.
Кушымта:
И дүдәме, дүдәме,
Гармунчыгыз өйдәме?
Өйдә булса килсен әле,
Биетеп китсен әле.
Ялындыра, ялындыра,
Ялындыра, килми ул,
Килер иде, уйнар иде,
Бию көен белми ул.
Ялынмыйбыз, ялынмыйбыз,
Ялынмыйбыз килмәсә;
Гармун күтәреп йөрмәсен,
Бию көен белмәсә.
Өстәлләрдә калдырганмын
Күлмәк кисемнәремне.
Күкрәгемдә тибрәтермен
Бәгырем, исемнәреңне.
Кушымта.


ИСЛЕ ГӨЛ

Исле гөлем исле була,
Яран гөл төсле була, шул,
Сагынганда айга багам,
Гел синең төсле була.
Тәрәзә төбем исле гөл,
Исерәмен исенә;
Кайларда гына булсам да,
Син бит минем исемдә
Исле гөлем матур була,
Чәчәкләр аткан чакта;
Шул чәчәкләргә карыймын
Сине сагынган чакта.


ИХ, КҮҢЕЛЛЕ УРМАНДА
Халык җыры
Кара урманнарга керсәң,
Яңгырый кошлар тавышы
Их, күңелле урманда,
Нарат шаулап торганда.
Кычкырып җырлап җибәрсәң
Басыла йөрәк сагышы.
Их, күңелле урманда,
Кошлар сайрап торганда.
Кара урманнарга керсәм,
Исерәм чәчәк исенә.
Их, күңелле урманда,
Каен шаулап торганда.
Чәчәкләр өзгән чагымда
Син төшәсең исемә.
Их, күңелле урманда,
Кошлар сайрап торганда.


ИШКӘКЧЕ КАРТ ҖЫРЫ
Халык җыры
Ай-һай да гына дими көйләр килми,
Кайгылар ук күрми ир булмый.
Нинди генә итеп сөйләсәң дә
Чит-ят илләр туган ил булмый.
Агыйделкәй буе гөлләр тулы,
Гөлләрендә сөмбелләр тулы.
Күлләрендә йөзәр кыр казлары,
Талларында былбыллар тулы.
Агым су төбендә ни ялтырый? –
Агыйделкәйләрнең ак ташы.
Кая гына бармый, ниләр күрми
Ир-егеткәй белән ат башы.



КАРА УРМАН

Кара ла гына урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә.
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым куш каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.
Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк дөнья көтәргә.
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым куш усак,
Ай, аерылмаек, дус булсак.
Кара ла гына елан, ай туз башлы
Йөридер лә камыш буенча.
Кара урманга кергән чакта
Кәккүк кычкырган чакта,
Ай, бик ямансу шул чакта.
Ялгыз да гына башым, юк юлдашым,
Йөримен лә язмыш буенча.
Кара урманга кергән чакта
Кәккүк кычкырган чакта,
Ай, бик ямансу шул чакта.


КАРАЧЛЫ АВЫЛЫ КӨЕ

Агыйделнең парахуты,
Бездән еракта уты, шул,
Бездән еракта уты.
Сине уйламый уза микән
Сәгатьнең бер минуты?
Агыйдел сулары булсам,
Уралып агар идем, шул,
Уралып агар идем.
Яңгыр тамчылары булсам,
Алдыңа тамар идем.
Агыйделнең парахуты
Җиталмый кызыл ярга, шул,
Җиталмый кызыл ярга.
Җиталмый, дуслар, җиталмый
Яратып сөйгән ярга.


КАР СУЫ

Агып ла китте, агып ла китте...
Яулыгым кар суына, шул,
Аһ, җанашым, чыдый алмыйм
Йөрәгем ярсуына, шул,
Йөрәгем ярсуына.
Сикереп-сикереп агадыр кар суы,
Ник басылмый йөрәгем ярсуы?


КАРТАЯМЫНИ СОҢ ЙӨРӘК?

Әкрен генә сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем бер дә картаймый,
Һаман да нидер көтә.
Кушымта:
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да,
”Үтте яшьлек-җүләрлек” дип
Җырларда җырланса да.
Нигә соң болай үземне
Канатлыдай хис итәм?
Әллә яшьлегем кичләре
Әйләнеп кайтты микән?
Кушымта.
Мәхәббәт яшьләрдә диләр, –
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олыгайган көннәрдә дә.
Кушымта.


КАРТУФ
Халык җыры
Ак сусарлар сәлам бирә
Судагы кондызларга.
Мин сагынсам айга карыйм, –
Син кара йолдызларга.
Алларыма җыеп алдым
Карурман миләүшәсен.
Нурлы йөзләреңә карап
Бар микән серләшәсем.
Карурманны кергән чакта
Карадым мин каерылып.
Карамас идем каерылып, –
Дустым калды аерылып.



КОШЛАР КЕБЕК
Халык җыры
Һаваларда очкан кошлар кебек,
Ярсый-ярсый канат кагынып, шул,
Туган илем, кайттым мин талпынып,
Күз нурларым, сезне сагынып.
Һаваларда очкан аккошларның
Канатлары җилдә каерылмый, шул,
Яшәр идем, туган илем, синдә
Якын дусларымнан аерылмый.
Һаваларда очкан аккошларның
Коела җиргә мамык тузаны.
Туган илдә якын дуслар белән
Сизелми дә гомер узганы.
Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары коела җилләрдә.
Туфрагына алтын чәчсәләр дә,
Җитми икән туган илләргә.


КӨЙМӘ ГЕНӘ КИЛӘ ГЕНӘ
Халык уен җыры
Су буенда кыяк үлән,
Кыеп аласы иде;
Мәңге сагынмаслык итеп
Карап каласы иде.
Кушымта:
Көймә генә килә генә,
Көймә генә килә генә,
Көймә генә килә генә,
Эзе юк.
Хаты гына килә генә,
Сүзе генә килә генә,
Сөйләшергә үзе юк.
Мәк чәчәкләре коела,
Былбыл кагынган саен.
Мәк чәчәкләренә карыйм,
Сине сагынган саен.
Кушымта.


НАЛАСА
Халык җыры
Өздереп гармун уйныйлар
Наласа авылында;
Йөрәгемә утлар яктың,
Янам мин ялкынында.
Бала чагым гөрләп үтте
Наласа кырларында;
Сагынуларым, сагышларым –
Бу моңлы җырларымда.
Төнбоеклы тирән күлдә
Тезелеп йөзә аккошлар;
Үсеп җиткәч чит җирләрдә
Йөртә безне язмышлар.


НИГӘ ЯНА ЙӨРӘГЕМ?
Халык җыры
Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Сагынуларым бетәр әле,
Сине күреп сөйләшсәм.
Кушымта:
Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем,
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?
Агыйделгә басма салдым,
Каенын сайлап кына.
Яннарыңа барыр идем,
Кош булып сайрап кына.
Кушымта.
Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.
Кушымта.
Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар,
Безгә насыйп яр булса.
Кушымта.


НИК ЧЫКМЫЙСЫҢ БАКЧАГЫЗГА?

Картлар яткач, ай калыккач
Турыгыздан үткәлим.
Ник тәрәзәң пәрдәләрен
Күтәрмисең? – Үпкәлим!
Кушымта:
Ник чыкмыйсың бакчагызга? –
Шомыртлар чәчәк ата,
»Бер-берсен сөяләр» дигән
Сүз йөри безнең хакта
Кеше теленә кергәнбез
Бик сирәк күрешсәк тә.
Ә ник соң тагын очрашып
Серләрне бүлешмәскә?
Кушымта.
Көн дә сөйләшәсе килә
Күңелләр юанганчы.
Чык син, чык син бакчагызга
Олылар уянганчы!
Кушымта.


ОЗАТУ
Халык көе
Сикердем читәннәрен лә,
Йөгердем, җитәлмәдем, шул,
Ни булды икән телләремә, –
Сау бул, дип әйтәлмәдем.
Урманнарда йөргән чакта
Адаштым юлларымны, шул,
Күңелем йомшак, елармын дип,
Бирмәдем кулларымны.
Өй артындагы талларны
Яратмасаң кисәрсең, шул,
Мин сагынсам тәрәзә ачам, –
Син җил булып исәрсең.


ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ

Олы юлның тузанын ла
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомернең узганын.
Олы юлның тузанында
Калды минем эзләрем,
Кайда икән яшьлегем, дип
Шул юллардан эзләдем.
Олы юлның тузанында
Югалттым эзләремне.
Эх, кайтарып алыр идем
Узган гомерләремне.
Олы юлдан атлар килә
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр-барын, –
Сагындыра узганы.

ОРЕНБУР-ЧИЛӘБЕ
Халык җыры
Уфа тараклары белән
Чәчемне тарыйм әле. (2 кат)
Кушымта:
Оренбур-Чиләбе,
Чиләгендә җиләге;
Кемне уйлап тибә икән
Аның ярсу йөрәге?
Бер әйләнеп, бер тулганып
Туйганчы карыйм әле.
Кушымта.
Оренбур шәлләре йомшак,
Кызлар ябынсын әле.
Кушымта.
Өздереп бер җырлап алыйк,
Дуслар сагынсын әле.
Кушымта.


РАМАЙ
Халык җыры
Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады.
Тын калдылар урман буйлары ла, Рамай,
Чишмәләр дә акмый тыңлады.
Агыйделкәй алкын, суы салкын, Рамай,
Салкын диеп керми калмадым.
Сөйдем сине, бәгърем, чын күңелдән, Рамай,
Аңлашырлык сүзләр тапмадым.
Сәхрәләргә чыгып бер сызгырдың, Рамай,
Чапкан печәннәрем кипсен дип.
Безгә кемнәр теләк теләде икән, Рамай,
Гомерләре аеры үтсен дип.

САГЫНАМ, ДУСЛАР, ИЛКӘЙНЕ
Халык җыры
Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,
Сагынам туган илкәйне, шул,
Сагынам туган илкәйне.
Илкәй белән бергә сагынам
Яшьли сөйгән яркәйне.
Баш куям тезләреңә лә,
Яшь коям эзләреңә, шул,
Яшь коям эзләреңә.
Әллә ниләр бирер идем
”Аһ” дигән сүзләреңә.
Агасың Иделкәем лә,
Биек ярларың белән, шул,
Биек ярларың белән.
Каласың, туган илкәем
Сөйгән ярларым белән.


СУ БУЙЛАП
Халык җыры
Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул, шул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн –
Без аерылган көн бит ул.
Идел бит ул бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә, шул,
Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.
Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә, шул,
Әйтер идем Иделгә,
Минем кайгыларымны да
Илтеп сал дип, диңгезгә.



СУДА БАЛЫК ЙӨЗӘДЕР
Халык җыры
Суда балык йөзәдер лә,
Балыкчыны сизәдер, ай, сизәдер.
Кушымта:
Әкрен кирәк,
Ипләп кирәк
Ишетергә, сандугач сайрауларын.
Авылыбызда бер матур бар,
Үзәгемне өзәдер, ай, өзәдер.
Кушымта.
Кара бөдрә чәчләре лә,
Шомарадыр тараса, ай, тараса.
Кушымта.
Ушларымны китәрәдер
Бер елмаеп караса, ай, караса.
Кушымта.


СУ ЮЛЫ
Халык җыры
Су буенда акбүз атлар
Бар да каеш нукталы;
Сагынмам дип әйтмә, җаныем,
Сагынырсың, туктале.
Ай, җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.
Суда сусар йөзә микән
Сыртын суга салмыйча?!
Син бәгыремне сагынып көтәм
Юлдан күзем алмыйча.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Суда сусар йөзәдер,
Сулары сай булса да;
Бәгырем, хатлар язсана,
Өч кенә юл булса да.
Ай, җаныем, суларда,
Су чәчрәтеп уйнарга.
Бакчаларга керәсең дә,
Гөлләргә үреләсең;
Бер гөлгә, бер сиңа карыйм,
Син матур күренәсең
Ай, җаныем, суларда,
Су чәчрәтеп уйнарга.
Бакчадагы гөлләремә
Сандугач ияләшми;
Рәсемнәрең кулларымда,
Телләре юк, сөйләшми.
Ай җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.


ТАЛЫ, ТАЛЫ
Халык җыры (уен җыры)
Тал әйләнә, тал әйләнә
Талга ефәк бәйләнә.
Күргәнче сүзем күп була,
Күргәч телләр бәйләнә.
Кушымта:
Талы, талы,
Талы бөгелеп тора. [2 кат]
Тагын бер күрәсе килеп
Үзәк өзелеп тора.
Тал тирәкләр утыртканнар
Агыйдел читләренә.
Алсу алма суы тамган,
Бәгырем, битләреңә.
Кушымта.
Былбыл булсам, бакчаларда
Бер тирәк сайлар идем.
Шул тирәктә сине мактап
Иртә-кич сайрар идем.
Кушымта.



ТАЛЬЯН ГАРМУН
Халык җыры
Биек тауның башларына
Утырып уйлар уйладым, шул,
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым.
Яңгыраулы җиз кыңгырау
Безнең атларда гына лай;
Татлы йокылар йокладым
Сабый чакларда гына.
Тальян гармун телләрендә
Уйный биш бармак кына.
Агач яфраклары кебек
Саргаям салмак кына.
Гармун бәләкәй булса да,
Әйтә ул кирәкләрен.
Сикереп суларга төшәрсең
Янса яшь йөрәкләрең.
Безнең урам аркылы, лай,
Ага суның салкыны, шул,
Аккан суларның салкыны
Басмый йөрәк ялкынын.
Сандугачым сайра, сайра,
Талларың тамырлана,
Салкын сулар эчеп кенә
Йөрәгем сабырлана.
Ерактан кайткан атыма
Салкын су эчермәгез, ләй,
Уф дип әйтүләре авыр,
Исемә төшермәгез.
Олы юлга чыккан чакта
Күтәрелде томаннар...
Дөнья хәлен белеп булмый, –
Сау булыгыз, туганнар.

УФ, ЙӨРӘГЕМ
Халык җыры
Җиделе лампа, бишле куык,
Ватылды җиргә төште;
Уф, йөрәгем, су бирегез,
Иркәм исемә төште.
Ак өемнең түрләренә
Элеп куйдым тастымал;
Уф, йөрәгем, су бирегез,
Ут кабуы ихтимал.
Урман буйларында йөргән
Чакларны сагынырсың;
Уф, йөрәгем, килмә якын,
Утына кабынырсың.


ХАТЛАР ЯЗАМ
Халык җыры
Хатлар язам, ай, ярыма,
Мәскәү калаларына;
Әгәр тизрәк син кайтмасаң
Үзем барам яныңа.
Өстәлемдә кара торсын,
Кулларым яза торсын,
Сине күреп сөйләшкәнче,
Хатларым бара торсын.
Иркәм, сине төштә күрдем,
Гармун уйныйсың икән;
Белсәм иде серләреңне,
Ниләр уйлыйсың икән?
Тәрәзә төбем исле гөл,
Сал да балдагыңны эл,
Сагынмагач хат язмыйлар,
Сагынганны шуннан бел.

ӘЛЛӘ-ЛИЛ-ЛӘ-ЛӘ
Халык җыры
Өй, ди, түрләремдә сад-бакчам бар,
Сад-бакчам да сайрар кошлар бар.
Сад-бакчамда сайрар, ай, кошлар бар,
Әллә-лил-лә-лә...
Алсу җиләк – кура җиләге.
Сад-бакчамда сайрар, ай, кошлар бар,
Әллә-лил-лә-лә...
Сезнең өчен өзелә үзәгем.
Сезгә әйтмәенчә кемгә әйтим,
Сездән башка әйтер кемнәр бар?
Сездән башка әйтер, әй, кемнәр бар?
Әллә-лил-лә-лә...
Алсу җиләк – кура җиләге.
Сездән башка әйтер, әй, кемнәр бар?
Әллә-лил-лә-лә...
Сезнең өчен өзелә үзәгем.
Алма агач белән балан агач
Җәй җитмәйче чәчкә атмайдыр.
Җәй җитмәйче чәчкә, ай, атмайдыр,
Әллә-лил-лә-лә...
Алсу җиләк – кура җиләге.
Җәй җитмәйче чәчкә, ай, атмайдыр,
Әллә-лил-лә-лә...
Сезнең өчен өзелә үзәгем.
Ашыек та эчик, уйныйк-көлик –
Бу гомерләр кире кайтмайдыр.
Бу гомерләр кире, ай, кайтмайдыр,
Әллә-лил-лә-лә...
Алсу җиләк – кура җиләге.
Бу гомерләр кире, ай, кайтмайдыр,
Әллә-лил-лә-лә...
Сезнең өчен өзелә үзәгем.

5 комментариев:

  1. фууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууауууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууукккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккккаааааааааааааааааааааааааааааакккаакаааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааакааааааааааааааааааааааааакааааааааааааааааааааааааааааккккккккккккккккккккккккккккккглронгггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггг

    ОтветитьУдалить